яңа

яңа
с. 1. Әле генә эшләнгән, ясалган; алынган, бик аз тотылган яки бөтенләй тотылмаган. Элек булмаган, яшәмәгән, күптән түгел барлыкка килгән, күренгән 2. Күптән түгел ачылган, уйлап табылган, китереп чыгарылган, язылган 3. Бик үк таныш булмаган, әлегә кадәр билгесез булган 4. Элгәргесе урынына чыккан, килгән, элеккесен алмаштырган. Элек татылмаган 5. Бу елгы уңышка караган, быелгы яңа бәрәңге и. Быелгы, алдагы уңыш бәрәңгене яңага җиткерү 5. Бик күптәннән булмаган чорга, эпохага караган яңа тарих дәреслеге 7. и. Яңалык 8. рәв. Әле генә, күптән түгел яңа гына хат килде. ЯҢА ЕЛ – Беренче январь көне

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужна курсовая?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»